Мөселманнарның иң изге ае – Рамазан ае башланырга санаулы гына көннәр калып бара. Быел ул, 23 мартта башланып, 20 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. 22 март көнне мәчетләрдә беренче тәравих намазы укылачак. 2023 елда Рамазан аена Сәхәр, Ифтар һәм намаз вакытлары. Казан буенча. Үзегезгә саклагыз. Намаз укучы дусларыгызга җибәрегез. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте 2023 елда Рамазан аен үткәрү тәртибе турында хәбәр итә. 22 мартта ястү намазыннан соң беренче тәравих намазы укылачак, 23 март (пәнҗешәмбе) – уразаның беренче көне. 19 апрельдә – соңгы тәравих намазы, 20 апрель (пәнҗешәмбе) – уразаның соңгы көне, 21 апрель – Ураза бәйрәме. Нисаб, фитыр һәм фидия сәдакалары күләмнәре дә билгеле. Дин әһелләре зәкят түләү өчен нисабны 454 000 сум күләмендә билгеләгән (алтын буенча). Фитыр сәдакасы түләү өчен нисаб күләме — 41 000 сум (көмеш буенча), фитыр сәдакасының минималь күләме – 150 сум, ә зәкят чыгару мөмкинлеге булганнарга 800 сум итеп түләргә тәкъдим ителә. Моннан тыш, сәламәтлек торышына бәйле рәвештә ураза тоту мөмкинлегенә ия булмаган һәм аны башка вакытта да каза кылып үти алмаучылар өчен тотылмый калган һәрбер көн өчен 350 сум күләмендә фидия билгеләнде. Фидия – ураза тотмаган көннәр өчен бирелә торган сәдака. Рамазан аенда ураза тота алмаган кешеләр уразаларын башка айларда тота ала, уразаны бөтенләй тота алмаганнар исә фидия сәдакасы түләргә тиеш була. Фидия акчалата түләнергә мөмкин. Фитыр сәдакасы бирү - һәр мөселманга да вәҗиб гамәл. Фитыр сәдакасы мохтаҗларга бирелә. Фитыр сәдакасын мөселман булмаганнардан һәм фәкыйрьләрдән тыш, бар кеше дә бирергә тиеш. Фитырны гаилә башлыгы барлык гаилә әгъзалары һәм аның тәрбиясендә булган кешеләр өчен үзенең кеременнән түли. Ир бала балигъ булуга, фитырны үзе өчен үз кеременнән түләргә омтылырга тиеш. Андый мөмкинлеге булмаган очракта, бу бурыч гаиләдәге башка ир-атлар өстенә төшә. Тәравих намазы барлык мәчетләрдә 20 рәкәгать итеп укыла. ©Фарид Мухаметшин

Теги других блогов: намаз Рамазан мөселманнар